18 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Ниләр генә юк дөньяда!
Су өстендә һәм томанда ишетү ераклыгы арта, азык чәйнәгәндә кими. Кискен җил исеп киткәндә тавыш өзекләре гадәттәгедән күпкә ераграк барып җитәргә мөмкин.
-
Укучыларыбыз яза. Көнләшү гомерне кыскарта
Элекке дөнья түгел хәзер: байлар, урта хәллеләр һәм иң аянычы – хәерчеләр күбәйде. Бүген байлык турында язасым килә. Аны табу өчен ниләр генә эшләми кеше?! Байлык артыннан куа торгач, гомеренең үткәнен сизми дә кала. Беркем дә мал-мөлкәтен, җыйган байлыгын зиратка алып китә алмый. Җыйган бөтен мөлкәте кала. Ярый ла, син тапкан байлыкның кадерен белеп, аны тормышын тагын да бөтәйтү өчен тотардай балаларың булса.
-
«Автосессия» бәйгесе узды
Бәйгене «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе, районның ЮХИДИ бүлеге һәм Мөслим политехника техникумы үткәрде.
-
Күңел яткан һөнәр булгач
Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшләүче Данияр Гайфуллин кечкенәдән әлеге һөнәр ияләренә кызыгып үскән. Армиядән кайткач, хезмәт юлын шушы һөнәр белән бәйли.
-
19 сентябрь көненә һава торышы
Урыны белән яңгыр көтелә.
-
Авылым тарихы. Мари Бүләр
Мари Бүләр – Мөшеге елгасы ярына урнашкан авыл. Мөслим авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 28 км ераклыкта. 1747 елдан билгеле. Революциягә кадәр булган чыганакларда Чирмеш Бүләре буларак телгә алына. XVIII-XIX гасырларда авыл халкы типтәрләргә караган. Бу чорда игенчелек һәм терлекчелек аларның төп шөгыле булган. 1896 елда авылда рус-чирмеш училищесы ачыла (1903 елда анда 26 малай һәм өч кыз укый).
-
Татарстан яшьләрен тикшерү: COVID-19 пандемиясе 26-30 яшьләрдәге ялгызларда чагылыш тапкан
2020 елның яз-җәй айларында кискенләшкән эпидемик-икътисади вәзгыять фонында тормыш шартларының үзгәрүен кабул итү өйрәнү предметы булып торды.
-
Язучылар килә
21-22 сентябрьдә Мөслимдә татар әдәбияты көннәре уза.
-
«Татарча диктанты» дикторлары Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров булачак
26 сентябрьдә бишенче тапкыр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
-
Яңалык юл яра
Мөслимдә умартачыларның семинары узды. Анда умартачылык буенча баш зоотехник Миңлемәрьям Саламаева, район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе белгечләре, умартачылар катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан язмышы өчен һәр кеше алдында җаваплылыкны тоям
Сайланган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның һәркайсы алдында җаваплылык тотачагы турында белдерде. Бу хакта ул бүген узган инаугурация тантанасында белдерде.
-
Татарстанда бүген 26 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Барлыгы 5775 кеше дәваланган.
-
Бүген районда массакүләм рейд үткәреләчәк
Соңгы араларда җирлегебездә юл-транспорт һәлакәтләре арта бара.
-
Укучыларның тамагы тук
Быелгы уку елыннан башлангыч сыйныфлар бер тапкыр бушлай ашатыла.
-
Азык булса, ит тә, сөт тә була
Район буенча һәр шартлы терлеккә, концентрат азыкны исәпләмәгәндә, 33,8 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бу көннәрдә кукуруз силосы салу бара. “Туган як” агрофирмасында силос салуны төгәлләгәннәр.